Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән «Балаларга бергә укыйбыз» акциясе старт ала.
«Балаларга бергә укыйбыз» республика акциясендә катнашырга теләгән һәркемгә тиешле видео язып, Instagram һәм (яки) ВКонтакте аша урнаштырып була. Акция 2020 елның 25 маеннан 2020 елның 30 августына кадәр үткәрелә.