Рөстәм Миңнеханов: ТАССР төзелү безнең дәүләтчелекне торгызуның тарихи акты булды

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Автоном Татар Социалистик Республикасы турында»гы декретка кул куелуга 100 ел тулуга багышланган ТР Дәүләт Советының тантаналы утырышында катнашты.

Тантаналы утырыш эшендә шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика Хөкүмәте әгъзалары, РФ ФҖ Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов һәм чакырылган кунаклар катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Утырыш барлык куркынычсызлык чараларын үтәү белән узды. Утырышка чакырылган кешеләр саны ике тапкыр - 75 кешегә кадәр кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International