Эшмәкәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Район башлыгы Тимур Нагуманов бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты.
Шулай ук Башлык «ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмати билгесен кулланып продукция җитештерүче җитәкчеләргә «Татарстан АССРның 100 еллыгы» сертификатларын тапшырды. «Новая волна» компанияләр төркеме директоры Радик Әгъләмов һәм шәхси эшмәкәр Равил Баһаветдинов сертификатка ия булдылар.