ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

8 декабрьдә Әлмәттә район һәм шәһәр Советлары Президиумының чираттагы уртак утырышы булып узды. Видеоконференцэлемтә мәйданчыгында район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә район һәм шәһәр Советлары Президиумы әгъзалары катнашты. 

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3 декабреннән башлап һава температурасы климат нормасыннан 9-16° ка түбән, минималь температура -20 ° га кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты..-25°, аерым районнарда -28°. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2020 елның 10 декабренә кадәр сакланачак.

2020 елда Татарстан авылларында 500 дән артык төзекләндерү объекты барлыкка килде. 


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Тимур Нагуманов 2 нче лицейның 11 сыйныф укучылары белән очрашты. Туган мәктәп территориясендә булачак чыгарылыш сыйныф укучылары район башлыгы белән төрле актуаль темаларга сөйләшә алдылар. 

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3 декабреннән башлап һава температурасы климат нормасыннан 9-16° ка түбән, минималь температура -20° га кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты..-25°, аерым районнарда -28°.

COVID-19 инфекциясенең югары куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, Россия Федерациясе хөкүмәте 2020 елның 14 декабрендә, эпидемиологик хәлне тотрыкландыру чорына кадәр Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне срокларын күчерү турында Карар кабул итте. 

2019 елның августында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган рәвештә теркәү комплексы эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.

 


5
декабрь, 2020 ел
шимбә

Халыкара иреклеләр көне алдыннан район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәт волонтерлары белән очрашты.

Республикада 2020 елга торак төзелешендә, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү һәм социаль әһәмиятле объектлар төзелешендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру тәмамлана.

 

Ябык биналарда массакүләм чаралар үткәрүгә чикләүләр шартларында ачык мәйданчыкларда эшне активлаштырырга кирәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International