Бүген Тимур Нагуманов 2 нче лицейның 11 сыйныф укучылары белән очрашты. Туган мәктәп территориясендә булачак чыгарылыш сыйныф укучылары район башлыгы белән төрле актуаль темаларга сөйләшә алдылар.
Очрашуны тәмамлап, Тимур Нагуманов мәктәп укучыларына сәламәтлек һәм барлык башлангычларында уңышлар теләде, булачак яшь белгечләрне туган шәһәрләренә кайтырга һәм туган як өчен хезмәт итәргә чакырды.