Рөстәм Миңнеханов ачык һавада массакүләм чаралар уздыру өчен мәйданчыклар оештырырга кушты

2020 елның 5 декабре, шимбә

Ябык биналарда массакүләм чаралар үткәрүгә чикләүләр шартларында ачык мәйданчыкларда эшне активлаштырырга кирәк.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, коронавирус белән катлаулы вәзгыять ябык биналарда массакүләм чаралар үткәрүгә кайбер чикләүләр кертергә мәҗбүр итте, аерым алганда, бу тамашачылар лимитына кагыла. Бу шартларда ачык һавада чаралар оештыру буенча эшне активлаштырырга кирәк, дип ассызыклады ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International