Республикада 2020 елга торак төзелешендә, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү һәм социаль әһәмиятле объектлар төзелешендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру тәмамлана.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә агымдагы эш нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүмат бирде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.