ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

28 гыйнварда «Нефтьче» мәдәният сараенда Әлмәт мәгариф системасын үстерү буенча стратегик сессиягә йомгак ясалды. 

Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә (районара) Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә, быел картлык буенча пенсиягә хокук бирә торган яшьне арттыру буенча күчеш чоры дәвам итә.

Кичә Казанда йөзү буенча Татарстан чемпионатында Әлмәт йөзүчеләре беренче гомумкоманда урынын яулады.

30 гыйнварда иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булганда, көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасында йорт хуҗалыкларының 60% ы яңа чыбыклы интернет белән тәэмин ителгән.


28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Тимур Нагуманов 10нчы һәм 20нче территориаль иҗтимагый үзидарәләр җыелышларында катнашты.

Питерның «Динамо» уздырып, «Нефтяник» үз бозында Санкт-Петербургның «СКА - Нева» командасын кабул итте.

Район үзәк хастаханәсеннән тыш, хәзер вакцинация «Татнефть» Медсанчастендә дә башкарыла.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 27 гыйнвар көнне Актүбә бистәсенең 62 нче «Тирәк» балалар бакчасы базасында "Туган тел" көне үткәрелде. Түбән Мактамада «Ризаэддин Фәхреддин мирасына таянып, гаиләдә, балалар бакчасында һәм мәктәптә балаларга әхлакый тәрбия бирү» дигән темага дистанцион төбәк семинары булып узды. 

26 гыйнварда Әлмәттә институт директоры, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы Искәндәр Гыйләҗев һәм институт вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты басмалары презентациясе булды. Очрашуда җәмәгатьчелек, мәдәният һәм мәгариф вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International