Әлмәттә ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты басмалары презентациясе булды

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

26 гыйнварда Әлмәттә институт директоры, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы Искәндәр Гыйләҗев һәм институт вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты басмалары презентациясе булды. Очрашуда җәмәгатьчелек, мәдәният һәм мәгариф вәкилләре катнашты.

Чара Әлмәт муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәк белеме институтының алга таба хезмәттәшлеге турында килешүгә кул кую белән тәмамланды. Районга институтның соңгы елларда бастырылган басмалары бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International