Кичә Казанда йөзү буенча Татарстан чемпионатында Әлмәт йөзүчеләре беренче гомумкоманда урынын яулады.
Турнир "Акчарлак" бассейнында узды.
Әлмәт спортчылары исәбендә 11 алтын, 4 көмеш һәм 1 бронза медаль. Гомумкоманда зачетында икенче урынны Казан җыелма командасы алды - 10 алтын, 10 көмеш һәм 5 бронза.