Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 27 гыйнвар көнне Актүбә бистәсенең 62 нче «Тирәк» балалар бакчасы базасында "Туган тел" көне үткәрелде. Түбән Мактамада «Ризаэддин Фәхреддин мирасына таянып, гаиләдә, балалар бакчасында һәм мәктәптә балаларга әхлакый тәрбия бирү» дигән темага дистанцион төбәк семинары булып узды.
Семинарда муниципаль районның мәктәпкәчә һәм белем бирү учреждениеләренең Ризаэддин Фәхреддин мирасын балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә нәтиҗәле файдалану буенча эш тәҗрибәсен гомумиләштерделәр, татар әдәбияты, тарих дәресләрендә, ата-аналар өчен мәктәптән тыш чаралар вакытында аның укуларын пропагандалау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.