2021 елның 31 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
Әлмәттә Россия эшкуарлары көне кысаларында "Эшмәкәрләрнең киләчәге буларак Интернет-сәүдә" укыту - гамәли чарасы узды.
«Гринта» ТК белән эш итү буенча региональ оператор 5-10 яшьлек балалар өчен калдыклар белән эш итү темасына уку әсбабы чыгарды.
Коррупция икътисад торышына, хакимиятнең абруена, сәламәт конкуренцияне үстерүгә һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеккә тискәре йогынты ясый торган фактор булып тора.
25 майда Әлмәт шәһәрендә Сколково Мәскәү идарә мәктәбе делегациясе булып китте.
25 майда Әлмәткә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Венера Камалова җитәкчелегендәге "Наш двор" проекты командасы килде.
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама авыл җирлеге Советы депутатлары 2021 елның 26 маенда 15.00 сәгатьтән авыл җирлекләре Советлары биналарында үз округларын сайлаучыларны кабул итә.
«2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия белән берлектә 2011 елдан татар теле курслары үткәрә.
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан яшьтәшләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне пропагандалау, буыннар арасында үзара аңлашуны яхшырту, әлеге мәсьәләләргә киң җәмәгатьчелек, дәүләт, муниципаль органнары һәм учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре игътибарын җәлеп итү максатыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Дуска мәрхәмәтле сүз» республика акциясе башлап җибәрде.
26 майда 2 зур фәнни-тикшеренү үзәге - ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты (Казан) һәм стрит-артны тикшерү институты (Санкт-Петербург) - «Шәһәр образын эзләү. Шәһәр сәнгатендә һәм әйләнә-тирә мохит дизайнында гуманитар фәннәр» дигән темага "түгәрәк өстәл" үткәрелде.