Коррупция икътисад торышына, хакимиятнең абруена, сәламәт конкуренцияне үстерүгә һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеккә тискәре йогынты ясый торган фактор булып тора.
Семинар эшендә район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе Фәнис Минһаҗев, районның Контроль-хисап палатасы рәисе Гөлнара Насыйбуллина, районның иҗтимагый советы рәисе Рушания Нәҗметдинова, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Әлмәт районындагы ярдәмчесе Светлана Харисова катнашты.