"Дусларга мәрхәмәтле сүз" республика акциясе

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан яшьтәшләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне пропагандалау, буыннар арасында үзара аңлашуны яхшырту, әлеге мәсьәләләргә киң җәмәгатьчелек, дәүләт, муниципаль органнары һәм учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре игътибарын җәлеп итү максатыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Дуска мәрхәмәтле сүз» республика акциясе башлап җибәрде.

Акция 2021 елның 22 маеннан 2 июненә кадәр үткәрелә. Чарада катнашучылар теләге буенча акция 1 июньнән соң да дәвам итәргә мөмкин.

Акциядә катнашу ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International