Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре татар теленнән имтихан тапшырдылар

2021 елның 25 мае, сишәмбе

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия белән берлектә 2011 елдан татар теле курслары үткәрә.

Килеп туган эпидемиологик хәлне исәпкә алып, агымдагы елның гыйнварында онлайн режимда уку оештыру турында Карар кабул ителде. Татар телен практик яктан белү дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының 36 хезмәткәре дәресләргә кушылды. Укулар 25 февральдән 20 майга кадәр атнага ике тапкыр кичке вакытта үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International