Иртәгә, 12 декабрьдә, Әлмәттә болытлы һава көтелә. Кар, урыны белән юеш кар. Кайбер районнарда буран, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә.
Фондка буйсынган тернәкләндерү үзәкләрендә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләрне демобилизацияләнгән МХО катнашучылары быелдан ала башладылар. РСФның Татарстан Республикасы буенча бүлеге дәвалану процессы дәвамында махсус хәрби операциядә (МХО) катнашучыны шәхсән озатып йөрүне тәэмин итәчәк. Тернәкләндерү 25 көнгә кадәр, шифаханә-курортта дәвалану 21 көнгә кадәр дәвам итәчәк. Санаторий-курорт дәвалануын елга бер тапкыр узарга мөмкин.
10 декабрьдә Әлмәттә Халыкара инвалидлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Яшьләр үзәге фойесында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ярышлар һәм конкурслар узды, аларда җирле иҗтимагый оешмалар актив катнашты.
Эшләр «Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау» республика программасы кысаларында башкарылган. Әлмәттәге «Ләйсән» 50нче балалар бакчасы һәм Кичүчат авылындагы «Ләйсән» балалар бакчасы яңартылды.
Казанда иреклеләр өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» Республика премиясенә йомгак ясау тантанасы узды. Быел дәрәҗәле бүләккә рекордлы санда гаризалар килгән-республиканың 45 районыннан 517.
10 декабрьдә «Креатив процесслар фабрикасы» Яшьләр үзәгендә күптән көтелгән «Фабрика тавышы 2.0» проекты ачылды, анда эшләүче яшьләрдән 8 кеше катнаша.
Әлмәттә халыкны диспансерлаштыру программасын гамәлгә ашыру дәвам итә — авыруларны һәм аларның үсешенә куркыныч факторларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә торган профилактиканың төп чараларының берсе.
Гадәттәгечә декабрь аенда республика халкы туганнарына һәм якыннарына илнең барлык почмакларына һәм чит илләргә бүләкләр җибәрә. Бу чорда эшкәртелә торган почта җибәрүләре күләме уртача 30% ка арта. Россия почтасы адресатка максималь куркынычсыз барып җитсен өчен яңа ел посылкаларын һәм бандерольләрен ничек дөрес төрергә кирәклеге турында киңәшләр әзерләде.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә, буалар каскады өстендә күпер төзелеше дәвам итүгә бәйле рәвештә, Ленин урамы буенча хәрәкәт 2026 елның 30 сентябренә кадәр чикләнәчәк.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кайбер җәмәгать эшлеклеләрен һәм хакимият органнары вәкилләрен дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.