Комиссия эшендә Әлмәт шәһәре прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Марат Шәехов катнашты. Ул чыгышында комиссияне оештыруның нәтиҗәлелеген һәм нигезлелеген тәэмин итү һәм карарлар кабул итү зарурлыгын билгеләп үтте.
Профилактика системасы органнары, хокук саклау органнары, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау өлкәләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре кергән комиссия әгъзалары агымдагы мәсьәләләрне карадылар.
Көн тәртибенә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең эш регламентын билгеләү; муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы составын карау кертелде. Доклад белән комиссия рәисе урынбасары Елена Бурлакова чыгыш ясады.
Фикер алышу нәтиҗәсендә Комиссия әгъзалары бертавыштан карар кабул иттеләр, аларны гамәлгә ашыру өчен Әлмәт муниципаль районы администрациясенең җаваплы белгечләре билгеләнде.