Әлмәт халкын чын кышкы иртә каршы алды

2025 елның 13 декабре, шимбә

Күп кенә халык өчен көтелгән кар яуды, кәеф яңа елныкына үзгәрде һәм шәһәр урамнары бөтенләй башка төсләр белән уйный башлады.

Шәһәр әле йоклаган арада, «ГУАД» АҖ эшкә кереште инде. Төнлә юлларны кардан чистартуга 6 берәмлек махсус техника чыкты.

Көн дәвамында эшләр дәвам итәчәк-шәһәр урамнарында 13 берәмлек техника эшләячәк. Кар яву көчәя барган саен техника саны оператив рәвештә артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International