Исегезгә төшерәбез, Әлмәттә мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча актив эш алып барыла.
Ул өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылган ир-атлар гаиләләрендә туа торган көнкүреш һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә алган.
Социаль һәм көнкүреш мәсьәләләре буенча мобилизацияләнгән гражданнарның туганнары штабка 8(8553) 26-01-01 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасында Ростов өлкәсен азат иткән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган акциянең башлангыч йомгаклары игълан ителде.
Әлмәт муниципаль районының атналык планеркасы барлык җитәкчеләр, оешма, предприятие, хезмәт вәкилләре катнашында узды һәм гадәттәгечә котлаудан башланды. Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сиринь Миңнебаев 21 гыйнварда 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2022 елдан башлап өстәмә номинация кертелде: «Иң яхшы авыл җирлеге җирле үзидарә органы архивы -Татарстан Республикасы муниципаль архивының комплектлау чыганагы».
Әлмәт районында гражданнар җыеннары дәвам итә. Чираттагы очрашу Рус Акташы авылы мәдәният йортында район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында узды. Анда Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов, полиция начальнигы урынбасары Ленар Рәхмәтуллин, барлык хезмәт һәм ведомство вәкилләре, депутатлар һәм авыл җирлегендә яшәүчеләр катнашты.
Февраль аенда Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге, сәламәтлек саклау оешмалары мондый ярдәмгә хокуклы белгечләр реестрын төзегәннән соң, медицина хезмәткәрләренә махсус түләү бирә башлаячак.
2023 елның 17 гыйнварында Әлмәт үзәк район хастаханәсе базасында «Клиник-бактериология лабораториясе эшенең актуаль мәсьәләләре» гамәли конференциясе узды. Чараны оештыручылар-Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, «Актимед» ҖЧҖ белән берлектә. Форум Көньяк-көнчыгыш төбәгенең дәвалау учреждениеләреннән һәм якын-тирә районнардан төрле белгечлек буенча медицина хезмәткәрләрен: КДЛ һәм бактериология лабораторияләре мөдирләрен, табиб-лаборантларны, табиб-бактериологларны, табиб-инфекционистларны, табиб-анестезиолог-реаниматологларны, табиб-эпидемиологларны җыйды.
Әлмәт районы озын гомерлеләре белән дан тота. Бүген тыл хезмәтчәне Миннур Хәлим кызы Нәфыйковога 90 яшь тулды.
Район башлыгы исеменнән аны район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова котлады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елда гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен гариза бирүчеләрне конкурс нигезендә сайлап алуга документлар кабул итү турында игълан итте.
Грантның максималь суммасы 30 млн сум тәшкил итә. Яңа даими эш урыннары булдыру һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен арттыру мәҗбүри таләп булып тора.
Әлмәт районы ветераннары беренче көннән гуманитар ярдәм җыюга актив кушылдылар. Ветераннар Советы урынбасары Клара Минһаҗева сүзләренә караганда, өлкән буын вәкилләре, аларның күбесе сугышның нәрсә икәнен белеп тә, мөмкин булганча безнең хәрбиләргә ярдәм итәргә тырышалар.