Исегезгә төшерәбез, Әлмәттә мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча актив эш алып барыла.
Ул өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылган ир-атлар гаиләләрендә туа торган көнкүреш һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә алган.
Социаль һәм көнкүреш мәсьәләләре буенча мобилизацияләнгән гражданнарның туганнары штабка 8(8553) 26-01-01 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.
«Нур» үзәгендә мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләренә психологик ярдәм оештырылган.
Исегезгә төшерәбез мобилизацияләнгән гражданнарның балалары өчен ташламалар:
Гаиләләргә эш эзләүдә, һөнәри белем бирүдә һәм өстәмә һөнәри белем алуда, социаль һәм башка түләүләр рәсмиләштерүдә, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтелә.
Әйтергә кирәк, мобилизацияләнгән барлык гражданнарга да кредит каникуллары бирелә. Шулай ук аларның эш урыннары саклана.
Әлмәт шәһәре прокуратурасында мобилизация сораулары буенча кайнар линия оештырылды. Телефон: 8 (8553) 32-59-33.