20 апрельдә ТНВ телеканалының туры эфирында «Точка опоры» тамашасының яңа чыгарылышы узды. Анда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.
Апраксин Максим һәм Менли-Асанова Сабина җитәкчелегендәге «Фристайл» заманча бию студиясе шәһәребезне лаеклы тәкъдим итте һәм 19 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган «Созвездие-Йолдызлык» XXIII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең йомгаклау Гала-концертының 1 дәрәҗә лауреаты булды.
Барлык иман итүчеләрне изге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм!
Территориаль иҗтимагый үзидарәләр-микрорайон, урам, ишегалды, йорт, подъездның мөһим мәсьәләләрен хәл итү өчен гражданнарның үз-үзләрен оештыру формасы. Өстәвенә, ТОСлар мөһим социаль эш, мәдәни-массакүләм чаралар үткәрә һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә.
Социаль әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе - милли донор көне.
Сусаклагыч ярларын төзекләндерү эшләре белән бәйле рәвештә, 20 апрельдән алып эшләр тәмамланганчыга кадәр майданга алып баручы җәяүлеләр юлы буенча Бигаш урамындагы 48 нче йорттан җәяүлеләр күперенә кадәр хәрәкәт ябылачак.
Таһиров урамындагы юл япмасын капиталь ремонтлау белән бәйле рәвештә, 2023 елның 20 апреленнән 31 августына кадәр Таһиров урамында транспорт чаралары хәрәкәте Калинин урамыннан Герцен урамына кадәрге участокта ябылачак. Тургенев, Мәктәп, Сөләйманова урамнары буйлап әйләнеп узу мөмкин булачак.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар ике атналык ялга килүләрен һәм якыннарын, туганнарын үзләре белән сөендерүләрен дәвам итәләр. 18 апрельдә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туган шәһәренә килгән сугышчылар һәм ирекле хезмәткәрләр белән очрашты.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында 50 меңгә якын эшләми торган авыл халкы авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким булмаган эш стажы булырга һәм эшләмәскә кирәк.
2023 елның 18 апрелендә, Пасха атнасы көннәрендә, епархиянең социаль хезмәт бүлеге җитәкчесе иерей Константин Петряев, Әлмәт епархиясе секретаре урынбасары иерей Максим Аширматов һәм Әлмәт шәһәренең Изге Ксениев туганлыгының шәфкать туташлары үзәк хастаханәнең медицина хезмәткәрләрен һәм андагы пациентларны, шул исәптән, Бөек Ватан сугышы ветераны Гәрәев Гыйбадулла Гарифулла улын Пасханың якты бәйрәме белән котладылар.