2023 елның 18 апрелендә, Пасха атнасы көннәрендә, епархиянең социаль хезмәт бүлеге җитәкчесе иерей Константин Петряев, Әлмәт епархиясе секретаре урынбасары иерей Максим Аширматов һәм Әлмәт шәһәренең Изге Ксениев туганлыгының шәфкать туташлары үзәк хастаханәнең медицина хезмәткәрләрен һәм андагы пациентларны, шул исәптән, Бөек Ватан сугышы ветераны Гәрәев Гыйбадулла Гарифулла улын Пасханың якты бәйрәме белән котладылар.
Аерым рәвештә котлаулар, рәхмәтләр белдерделәр һәм медицина хезмәткәрләренә бу авыр хезмәттә кайгыртулары һәм ярдәмнәре өчен Алла ярдәмен теләделәр.
Барысына да шатлыклы һәм җылы теләкләр, пациентларга тизрәк савыгу, шулай ук Пасха бүләкләре бирелде.