Апраксин Максим һәм Менли-Асанова Сабина җитәкчелегендәге «Фристайл» заманча бию студиясе шәһәребезне лаеклы тәкъдим итте һәм 19 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган «Созвездие-Йолдызлык» XXIII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең йомгаклау Гала-концертының 1 дәрәҗә лауреаты булды.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм республика Рәисенең патронажы астында уза.