ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

23 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты бинасында Татар табигать саклау районара прокуроры Низамиев А.Ш. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең Татарстан буенча дәүләт контроле (күзәтчелеге) бүлеге башлыгы урынбасары белән берлектә табигатьне саклау законнары таләпләрен үтәүгә кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча гражданнарны шәхси кабул итү үткәрәчәк.

Татарстанда 2024 елга республика министрлыклары эшенең өстенлекле юнәлешләре өчен онлайн-тавыш бирү уза.


15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Алексей Комбаров - рядовой, Үзәк хәрби округының 2 нче гвардия гомуми гаскәр армиясенең 30 нчы аерым мотоукчы бригадасының матди тәэмин итү ротасының автомобиль взводы йөртүчесе. Алексей 1984 елның 13 июнендә Әлмәт районында, Ямаш авылында туган. Ямаш мәктәбен, аннары училищены тәмамлый. 2014 елда контракт буенча хезмәт итәргә китә. 2022 елның 14 сентябрендә хәрби хезмәт үтү өчен Үзәк хәрби округ тарафыннан чакырыла. 2022 елның 6 ноябрендә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак була. Алексей Комбаров үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнә.

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне без инде безнең белән булмаган, юл-транспорт һәлакәтләрендә югалткан кешеләрне искә алабыз.

Бигәш урамы - Төзүчеләр проспекты районында ремонт эшләре бару сәбәпле, 16 ноябрь көнне сәгать 08:00 дән эш тәмамланганчы Бигәш урамында Төзүчеләр проспектыннан Әминов урамына кадәр салкын су бирү туктатылачак.


14
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

70 еллыгын билгеләп үткән шәһәр үзенең озак гомерлеләре белән дан тота. 11 ноябрьдә үзенең бөтен хезмәт эшчәнлеген нефть сәнәгатенә багышлаган хезмәт ветераны Виктор Дмитриевич Беляковка 95 яшь тулды.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Әлмәттә 23нче янгын сүндерү часте шоферлары белән юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрделәр.

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 30 декабрендәге 2310 номерлы карары нигезендә, Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау системасын квалификацияле табиб кадрлары белән тәэмин итү максатларында, Әлмәт муниципаль районы Башкарма Комитеты 2023 елның 23 ноябренә кадәр стимуллаштыручы түләүләрне алу өчен конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итә:

Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International