Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне без инде безнең белән булмаган, юл-транспорт һәлакәтләрендә югалткан кешеләрне искә алабыз.
23 нче мәктәпнең «Менеджер» ЮИД мәктәп отряды Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм «БДД» ТУ ГБУ белән берлектә «Хәтер күгәрчене» акциясен үткәрде. Максат юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу, машина йөртүчеләрнең игътибарын юллардагы аварияләр проблемаларына җәлеп итү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү кирәклеген тагын бер тапкыр искә төшерү. Балалар юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнар һәм зыян күрүчеләр истәлегенә шәһәр шоферларына тапшырыла торган торналар рәвешендәге плакатлар, эшләнмәләр ясадылар.