23 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты бинасында Татар табигать саклау районара прокуроры Низамиев А.Ш. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең Татарстан буенча дәүләт контроле (күзәтчелеге) бүлеге башлыгы урынбасары белән берлектә табигатьне саклау законнары таләпләрен үтәүгә кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча гражданнарны шәхси кабул итү үткәрәчәк.