Быел 100гә якын татарстанлы зыян күргән ис газы белән агулануның барлык 48 очрагында газны тулысынча яндыру өчен һава җитмәү сәбәпче булган.
Яңа ел алдыннан һәм «Кышкы каникуллар» оператив - профилактик чарасы кысаларында Әлмәт шәһәренең Ленин урамында 1нче «Бэлэкэч», 2нче «Балачак планетасы», 35нче «Әкият иле» балалар бакчалары педагоглары белән «Яңа ел - юл-транспорт һәлакәтләресез!» дигән профилактик акциясе узды.
Почта пенсияләр һәм социаль түләүләрне контрольдә тоту өчен мәгълүмат системасын эшләтеп җибәрде. Ул реаль вакыт режимында процессны республиканың теләсә кайсы торак пунктында барлык этапларда күзәтергә һәм кирәк булганда аны оператив рәвештә төзәтергә мөмкинлек бирә.
2024 елның 4 гыйнварыннан 4 мартына кадәр Әминов урамында канализация коллекторын алыштыру эшләре алып барылу сәбәпле, Ленин урамыннан Гафиятуллин урамына кадәрге участокта Әминов урамында транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча ябылачак.
Радищев урамы,32 нче йорт адресы буенча 28 декабрьдә сәгать 08:00 дән эш тәмамланганчы Шевченко урамына, Тукай проспектыннан М. Җәлил урамына кадәр түбәндәге адреслар буенча салкын су бирү туктатылачак:
25 декабрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан исерек хәлдә идарә итүче шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» йөртүчеләрен массакүләм тикшерү буенча профилактик операция үткәрелде.
Әлмәтнең 24нче мәктәбендә 5нче сыйныф укучылары өчен чара узды. Чакырылган кунаклар арасында Әлмәт шәһәре БДД ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Шәфигуллина Лилия Мөнир кызы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ БДД буенча инспекторы Курамшина Илгизә Илгизәр кызы бар иде.
31 декабрь, 1 һәм 7 гыйнвар Россия Почтасының Татарстандагы барлык бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак.
Бүген Казанда бүләкләү тантанасында Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе илебезнең яңа хезмәт автомобиленнән кадерле ачкычлар алды.
Беренче иҗади чара 27 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә узачак.