Әлмәттә «Яңа ел - юл-транспорт һәлакәтләресез!» дигән профилактик акциясе узды

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан һәм «Кышкы каникуллар» оператив - профилактик чарасы кысаларында Әлмәт шәһәренең Ленин урамында 1нче «Бэлэкэч», 2нче «Балачак планетасы», 35нче «Әкият иле» балалар бакчалары педагоглары белән «Яңа ел - юл-транспорт һәлакәтләресез!» дигән профилактик акциясе узды.

Әлеге акциянең максаты - авариялелекне кисәтү һәм машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын булдырмау, шулай ук җәяүлеләр хәрәкәте өчен куркынычсыз шартлар тудыру.

Акция «Яшьлек» районында җәмәгать транспорты тукталышында узды. Монда автомобиль һәм җәяүлеләр трафигы күп. Акциядә катнашучыларга яктылык кайтаручы элементлар бүләк ителде, алар җәяүлеләрне тәүлекнең караңгы вакытында юл йөрү өлешендә күренеклерәк итә; юл хәрәкәте иминлеге турында тематик белешмәләр, балалар ясаган рәсемнәр, алар шоферларга һәм җәяүлеләргә тормышның кыйммәте турында искә төшерә.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да бәхет, сәламәтлек, иминлек, куркынычсыз юллар һәм якынлашып килүче Яңа ел телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International