Әлмәтнең 24нче мәктәбендә 5нче сыйныф укучылары өчен чара узды. Чакырылган кунаклар арасында Әлмәт шәһәре БДД ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Шәфигуллина Лилия Мөнир кызы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ БДД буенча инспекторы Курамшина Илгизә Илгизәр кызы бар иде.
Балалар өчен юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча викторина әзерләнде. Викторина нәтиҗәләре буенча 5В класс командасы җиңде һәм кунаклардан яктылык кайтаручы якты элементлар алды. Барлык укучыларга да куркынычсызлык көндәлекләре таратылды.