Татарстан почта бүлекчәләре Яңа ел бәйрәмнәрендә эш графигын үзгәртәчәк

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

31 декабрь, 1 һәм 7 гыйнвар Россия Почтасының Татарстандагы барлык бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак.

Ял көннәрендә почтальоннар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак.

2, 3, 4, 5, 6, 8 гыйнвар аенда барлык почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. Клиентлар пенсияләр һәм пособиеләр, почта җибәрүләре, газета-журналлар алсын өчен, кайбер авыл бүлекчәләре башка график буенча эшли ала.

Эшнең хәзерге расписаниесен төгәлләргә яки картада иң якын ачык почта офисын pochta.ru сайтында яисә компаниянең мобиль кушымтасында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International