Узган айда Әлмәт районында «Мәгариф» илкүләм проектының «Үсеш ноктасы» федераль проекты кысаларында оештырылган 2 чара узды.
8 сентябрьдә республикабызда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.
Иртәгә, 17 августта, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр, яшенле яңгыр булырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән көчәнеш 15 м/с ка кадәр җитә.
«Глаголица» халыкара бәйсез әдәби премиясе конкурс эшләрен кабул итүнең башлануы турында игълан итә. 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге (шул исәптән) рус һәм татар телләрендә проза һәм шигърият, эссе язучы балалар чакырыла. Конкурсантларга үзләрен шулай ук «Инглиз теленнән рус теленә әдәби тәрҗемәләр» номинациясендә, пьеса авторларына «Драматургия» номинациясендә сынап карарга тәкъдим ителә. Ә рус телле мохиттән читтә яшәүче балаларга - билингва номинациясендә.
Триатлонны үстерү һәм популярлаштыру һәм Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләрне даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларында 2024 елның 7 сентябрендә 06:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Әлмәт шәһәренең Ленин, Чехов, Гагарин урамнары, Тукай проспекты буйлап «Татнефть Әлмәт ярыммарафоны 2024» җиңел атлетика ярышлары уздыру чорында транспорт чаралары хәрәкәтен туктату юлы белән вакытлыча чикләүләр кертелә.
17 августта 6:00 дән 15:30 га кадәр Әлмәттә «Тур де Татарстан Әлмәт-2024» шосседа велоузышлар буенча Бөтенроссия ярышлары узу сәбәпле, Шевченко (Р.Фәхретдин урамыннан И. Зарипов проспектына кадәр), И. Зарипов (Шевченко урамыннан Колшәрип авылы боҗрасына кадәр) урамнарында, Р-239 федераль трассасы (Колшәрип авылы боҗрасыннан Миңлебай авылы боҗрасына кадәр) транспорт чаралары хәрәкәте туктатылачак.
2024 ел башыннан 680 татарстанлы наемны субсидияләү программасы буенча эшкә урнаштырылган. Аларны республиканың 12 оешмасы эшкә алган. Эшкә урнашкан һәр хезмәткәргә Россия Социаль фондының төбәк бүлеге хезмәт хакы һәм иминият кертемнәре буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияли торган субсидия биргән.
Гөмбә сезоны — гурманнар һәм табигать сөючеләр өчен шатлык, әмма шул ук вакытта ул аеруча игътибарлылык таләп итә. Исегездә тотыгыз: тәмле һәм ашарга яраклы гөмбәләр арасында агулы гөмбәләрне дә очратырга мөмкин.
Курслар ике юнәлеш тәкъдим итә: гомуми хәрби әзерлек һәм пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) операторларын әзерләү.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты хәбәр итә: 2024 елның 15-20 августында кулланучылар кооперациясе оешмаларының чыгымнарын каплауга субсидия алуга конкурс үткәрелә.