«Глаголица» XI халыкара бәйсез әдәби премиясенә гаризалар кабул итү башланды

2024 елның 16 августы, җомга

«Глаголица» халыкара бәйсез әдәби премиясе конкурс эшләрен кабул итүнең башлануы турында игълан итә. 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге (шул исәптән) рус һәм татар телләрендә проза һәм шигърият, эссе язучы балалар чакырыла. Конкурсантларга үзләрен шулай ук «Инглиз теленнән рус теленә әдәби тәрҗемәләр» номинациясендә, пьеса авторларына «Драматургия» номинациясендә сынап карарга тәкъдим ителә. Ә рус телле мохиттән читтә яшәүче балаларга - билингва номинациясендә.

2023 елдан Премия ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза, 2024 елда конкурста махсус номинация — ЮНЕСКО максатларына һәм программа өстенлекләренә туры килә торган темаларга рус телендә нәфис әсәрләр барлыкка килде. Конкурс һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны премиянең https://www.glagolitsa-rt.ru/ рәсми сайтының «Положение» бүлегендә белергә була.

Конкурсның оештыручысы - «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды (Казан шәһәре). Катнашу-бушлай, оештыру кертемнәре юк.

«Глаголица» премиясендә катнашу - ул үз сәләтеңне күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә әдәбият турында кыйммәтле тәҗрибә һәм белем алу мөмкинлеге дә. Финалистларның эшләре ел саен төбәк һәм федераль басмаларда басыла, балалар радио һәм телевидениедә чыгыш ясыйлар, «Зур юл чаты» телекүперендә катнашалар («Бәхетле тарихлар» ХФ проекты).

Ә иң мөһиме - 135 финалист үзләренең басылган әсәрләре белән «Глаголица» альманахын алачак һәм Казанга әдәби сменага бушлай юллама белән бүләкләнәчәк. 2024 елда «Адымнар» полилингваль мәктәбенең өстәмә белем бирү үзәгендә жюри әгъзаларыннан мастер-класслар, танылган язучылар белән иҗади очрашулар һәм танып белү мәдәни программасы белән әдәби смена 14-19 ноябрь көннәрендә узачак.

Быел 8 номинациядә 13 лауреат җиңүче булачак, аларның һәркайсы планшет, кече китапханә комплекты һәм төп приз – «Бәллүр ябалак» статуэткасы алачак. Бүләкләү тантанасы 2024 елның 18 ноябрендә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестры һәм бәйрәмнең мактаулы кунаклары катнашында узачак. Алып баручы - Россия Федерациясенең атказанган артисты, танылган театр һәм кино актрисасы Нонна Гришаева.

10 ел эшләү дәверендә проектта Татарстан Республикасының 45 шәһәреннән һәм районыннан, Россиянең 83 төбәгеннән һәм дөньяның 30 иленнән 10 000нән артык яшь язучы катнашты. Яшь авторларның әсәрләренә танылган язучылар, тәрҗемәчеләр һәм журналистлар бәя бирә. Быел жюри әгъзалары: Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Андрей Жвалевский, Евгения Пастернак, Евга Варшавер, Надежда Ажгихина һ.б. Татар телендәге хезмәтләргә язучылар Галимьян Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлахов бәя бирәчәк.

Премиядә катнашуга гаризаны https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында бирергә мөмкин. Эшләрне кабул итү вакыты - 2024 елның 16 сентябренә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International