Контрактчыларны хәрби әзерләү курсларына җыю ачык

2024 елның 16 августы, җомга

Курслар ике юнәлеш тәкъдим итә: гомуми хәрби әзерлек һәм пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) операторларын әзерләү.

Программа тактик һәм ут әзерлеге, беренче медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү өлкәсендәге белем һәм күнекмәләрне үз эченә ала.

Чит шәһәрләрдән килгән кандидатлар өчен уку вакытына торак бирелә. Курс тәмамлангач, сертификат бирелә.

Укуга 8-987-007-45-83 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Дәресләр бюджет нигезендә (бушлай) уза.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә түләүләр 1,7 млн сумга җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International