Җәмәгать транспорты хәрәкәтендәге үзгәрешләр

2024 елның 16 августы, җомга

17 августта 6:00 дән 15:30 га кадәр Әлмәттә «Тур де Татарстан Әлмәт-2024» шосседа велоузышлар буенча Бөтенроссия ярышлары узу сәбәпле, Шевченко (Р.Фәхретдин урамыннан И. Зарипов проспектына кадәр), И. Зарипов (Шевченко урамыннан Колшәрип авылы боҗрасына кадәр) урамнарында, Р-239 федераль трассасы (Колшәрип авылы боҗрасыннан Миңлебай авылы боҗрасына кадәр) транспорт чаралары хәрәкәте туктатылачак.

Бу җәмәгать транспортына да кагылачак.

  • 4, 4Б, 6 нчы автобус маршрутлары буенча җәмәгать транспорты хәрәкәте схема буенча гамәлгә ашырылачак.
  • 1, 7Б, 7В нчы троллейбус маршрутлары һәм 2, 2Б нчы автобус маршрутлары буенча хәрәкәт үзгәрешсез калачак.
  • 7А номерлы троллейбус маршруты ТНГП – Яшьлек мкр. - ТНГПмаршруты буенча хәрәкәт итәчәк.
  • 3 нче троллейбус маршруты һәм 8 нче автобус маршруты буенча хәрәкәт тормышка ашырылмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International