Бүген парта артына 29 меңнән артык укучы утырды, шуларның 2800е – беренче сыйныф укучылары.
Район башлыгы Тимур Ногманов Яңа Кәшер мәктәбендә укучыларны һәм педагогларны Белем көне белән котлап, укуларында уңышлар теләде. Ул шулай ук капиталь ремонттан соң мәктәпне үзгәртеп коруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.
Волонтерлар - TIMERMAN чараларының аерылгысыз өлеше. Нәкъ менә волонтерлар старт пакетларын бирәләр, финишта бүләклиләр, йөгерү трассасы буенча туклануда ярдәм итәләр.
1 сентябрь көнне Әлмәттә Бигаш һәм Зарипов проспекты киселешендә «Спутник Махмай» кинология комплексы ачылды.
2024 елның 31 августыннан 7 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы зур булыр дип көтелә (4 класс).
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әлмәттә. Визит кысаларында ул төзелеш эшләре тәмамланып килә торган социаль объектларда һәм иҗтимагый киңлекләрдә булды. Зур сусаклагычларның берсе-Әлмәт сусаклагычы.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Әлмәт сәүдә-икътисад техникумының тулай торагында булды.
Бүген, 1 сентябрьдә, Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Шәһәр гаять зур бәйрәм мәйданчыгына әверелде-массакүләм чаралар дистәләгән локацияләрдә оештырылган.
Сезне чын күңелдән сөенеп һәм тирән рәхмәтем белән һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Бүген Уфада хакимият башлыгы Ратмир Мәүлиев рәислегендә Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең 50нче юбилей утырышы узды. Чара Уфага нигез салынуга 450 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узды.