Рөстәм Миңнеханов Әлмәт сусаклагычында булды, анда төзекләндерү эшләре төгәлләнә

2024 елның 1 сентябре, якшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әлмәттә. Визит кысаларында ул төзелеш эшләре тәмамланып килә торган социаль объектларда һәм иҗтимагый киңлекләрдә булды. Зур сусаклагычларның берсе-Әлмәт сусаклагычы.

2022 елда Әлмәт сусаклагычын үстерү проекты кече шәһәрләрнең Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Конкурска заявка әзерләү территорияне комплекслы карарга һәм әлеге иҗтимагый киңлекне үстерү концепциясен эшләргә мөмкинлек бирде.

Район башлыгы Тимур Нагуманов сүзләренә караганда, әлмәтлеләрнең җәмәгать урыннарына сорауларының берсе — су буенда ял итү мөмкинлеге. Якындагы эре шәһәрләрдән аермалы буларак, Әлмәтнең «зур су»га чыгу юлы юк.

Әлмәт сусаклагычы - шәһәр һәм табигать арасындагы «чик буе» пространствосы, ул шәһәр халкы һәм туристлар өчен бик яхшы туры килә. Биредә хайваннарның, кошларның, үсемлекләрнең тормышын күзәтергә һәм, экологик аңлау һәм җаваплылык принципларын саклап, актив ял итәргә мөмкин.

Төзекләндерү эшләре 2023 елда башланган һәм 2024 елда да актив дәвам итә.проект буенча эшләр көз ахырына тәмамланачак, һәм Әлмәт халкы сусаклагыч янында уңайлы ял итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International