Әлмәт Идел буе шәһәрләре ассоциациясенә керде

2024 елның 30 августы, җомга

Бүген Уфада хакимият башлыгы Ратмир Мәүлиев рәислегендә Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең 50нче юбилей утырышы узды. Чара Уфага нигез салынуга 450 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узды.

Чарага Идел буе федераль округы хакимият вәкилләре һәм шәһәр җитәкчеләре җыелды. Әлмәт районыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Хокук мәсьәләләре буенча урынбасары Дамир Яфизов чыгыш ясады.

Җыелышта катнашучылар шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына муниципаль дәрәҗәдә ярдәм чаралары, җирле бюджетларның планлаштырылмаган өстәмә чыгымнары, хайваннар белән җаваплы эш итү вәкаләтләре һәм хуҗасыз хайваннар санын җайга салу турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International