Ноябрьдә почтада югары сезон башлана. Кара җомгада (29 ноябрь) сатулар, шулай ук «11.11» акциясе һәм бәйрәм алды ташламалары традицион рәвештә Татарстанга посылкалар күләмен арттырачак. Мәсәлән, узган елның соңгы ике аенда гына да республика халкы почта җибәрүләрен сентябрь һәм октябрь белән чагыштырганда 56% ка күбрәк алган.
28 октябрь көнне «Артек» Халыкара балалар үзәгендә 8-11 сыйныф укучылары арасында «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының бишенче сезоны финалын ябу тантанасы булды.
Ленин урамындагы «Бу урында агач булырга тиеш, ләкин әлегә табличка гына» дигән табличканы хәтерлисезме? Алайса, хәзер ул юк, ләкин тиздән агачлар күренәчәк.
8 октябрь – массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Татарстан Республикасы ирекле җәмәгатьчелеге эшчәнлеген һәм чараларын иң яхшы яктыртуга «Эфирда игелек» республика конкурсының заявка кампаниясенә рәсми старт бирелде. Гаризаны түбәндәге сылтама буенча (8 ноябрьгә кадәр) бирергә мөмкин: https://dobro.ru/contest/175/apply.
Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә, чит илдәге Россия пенсионерлары пенсия алуны дәвам итү өчен елына бер тапкыр шәхесләрен расларга тиеш. Шәхесне раслау Россия консуллыклары яисә илчелекләре аша, шулай ук РСФның Татарстан Республикасы буенча бүлегенең исән булу факты турында документ җибәрү юлы белән башкарыла.
«Нефтяник»ның күчмә сериясе 28 октябрьдә Ижауда җирле «Ижсталь» белән матч белән дәвам итте.
2024 елның 21 октябреннән 6 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Көзге каникуллар» чарасы узачак.
Бүген Әлмәттә 2024 елның көзге чакырылышы кысаларында хәрби хезмәткә чакырылучылар беренче тапкыр озатылды.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында 26 октябрьдә «Татнефть» компаниясенең спорт комплексында «Яшь ГТОшкалар» фестивале узды. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр ГТО нормативларын үтәүдә ярыштылар, озынлыкка сикерүдә, авышлыкта һәм яткан килеш гәүдәне күтәрүдә иң яхшыларны ачыкладылар.
«Нефтяник»ның күчмә сериясендә старт булып Нефтекамада «Торос»ка каршы матч булды. Уен шимбә көнне, 26 октябрьдә, узды.