Татарстан Республикасында «Көзге каникуллар» кисәтү чарасы башлана

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

2024 елның 21 октябреннән 6 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Көзге каникуллар» чарасы узачак.

2024 елның 9 аенда Әлмәт районы юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 бала яраланган.

2024 елның 9 аенда Татарстан Республикасы юлларында 329 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 10 бала һәлак булган һәм 352се яраланган.

Балаларны транспортта йөрткәндә аварияләр белән бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Ел башыннан 3 пассажир бала һәлак булган.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән бәйле вәзгыять кискенләшү сәбәпле, балалар күпләп була торган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү чаралары узачак.

Хокук бозулар турындагы мәгълүмат җәяүлеләр белән алга таба профилактик эшләү өчен уку урыннары буенча тапшырылачак.

Якты көн кыскарган шартларда, шулай ук уңайсыз һава шартлары аркасында килеп чыккан юл ситуацияләренә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International