Әлмәтнең Ленин урамында 83 агач утыртачаклар

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Ленин урамындагы «Бу урында агач булырга тиеш, ләкин әлегә табличка гына» дигән табличканы хәтерлисезме? Алайса, хәзер ул юк, ләкин тиздән агачлар күренәчәк.

Ленин урамында (Островский урамыннан алып Тукай проспектына кадәр) 83 шикәрле өрәңге һәм Виргин шомырт үсентесе утыртуга керештеләр. Бу хакта «Экология һәм төзекләндерү департаменты» МБУ директоры Марат Юлдашев сөйләде.

Быел экологлар үзгәрешләр кертергә булдылар: грунтны кара туфракка алыштырдылар һәм агачларның яңа төрләрен сатып алдылар. Элегрәк монда «Друммонди» өрәңгесе утыртканнар.

Әлеге максатларга җирле бюджеттан 1,2 млн. сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International