Хәрби хезмәткә алынучыларны беренче тапкыр Әлмәт районында җибәрделәр

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген Әлмәттә 2024 елның көзге чакырылышы кысаларында хәрби хезмәткә чакырылучылар беренче тапкыр озатылды.

27 егет өчен иртәнге сәгать 3тә башланды.

Армиядә хезмәт итү срогы, гаскәр төренә һәм кайда хезмәт итүенә карамастан, бер ел тәшкил итә. 2024 елда армиягә көзге чакырылыш 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлмәт районы Хәрби комиссариаты мәгълүматларына караганда, көзге чакырылыш кысаларында 200дән артык егетне хәрби хезмәткә чакыру планлаштырыла.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең хокукый мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Яфизов, Равил хәзрәт, протоиерей Игорь Новичков, Әлмәт районы хәрби комиссары Рәдиф Камалеев район башлыгы исеменнән аларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Алар егетләргә сабырлык, уңышлар, Ватанга намуслы хезмәт итүләрен һәм туган Әлмәт районын армия сафларында лаеклы итеп танытуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International