Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернатында 5-7 нче сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Әлмәттә «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы тәмамланды, анда шәһәрнең төрле балалар бакчаларыннан 18 талантлы педагог җыелды.
27 гыйнварда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан исерек хәлдә автомобиль транспорты белән идарә итүче шоферларның Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» операциясе оештырылачак.
Түбән температура чорында балаларның мәктәп дәресләренә йөрү шартлары турында ӘМР мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская хәбәр итте.
«Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла торган «дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында 2025 елда Әлмәт районында ике сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк: Иске Суркино авылында фельдшер-акушерлык пункты һәм Әлмәттә гомуми практика табибы үзәге.
Иртәгә, 23 гыйнварда, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Башлыча явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, иртән, көндез урыны белән 15-18 м/с тизлектә.
Чара 2025 елның 21 гыйнварыннан 19 февраленә кадәр уздырыла.
Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы медицина учреждениеләренә яңа Ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Кунакларны интерактив зоналар, сюрпризлар, космик декорацияләр белән фотозона һәм дискотека көтә.
Әлмәттә куркынычсызлыкны арттыру кысаларында балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә һава тревогасы очрагына өйрәнүләр үткәрелә.