Тышта салкын! Мәгариф идарәсендә мәктәптә дәресләрнең нинди температурада туктатылуын искәрттеләр

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Түбән температура чорында балаларның мәктәп дәресләренә йөрү шартлары турында ӘМР мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская хәбәр итте.

Укучылар түбәндәге шартларда дәресләргә йөрмәскә мөмкин:

башлангыч сыйныфлар

авыл мәктәпләре - -23' С һәм аннан түбәнрәк булганда,

шәһәр мәктәпләре - -25' С һәм аннан түбәнрәк булганда; ️

5-9 сыйныфлар

авыл мәктәпләре - -25' С һәм аннан түбәнрәк булганда,

шәһәр мәктәпләре - -27' С һәм аннан түбәнрәк булганда;

10-11 сыйныфлар

авыл мәктәпләре - -30' С суык,

шәһәр мәктәпләре - -32' С һәм аннан түбәнрәк булганда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International