Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы медицина учреждениеләренә яңа Ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясенә яңа В класслы автомобиль бирелде. Авто медицина җиһазлары белән комплектланган , алар пациентларга юлда ук кирәкле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Sollers Atlant фургоннары базасында ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрен сатып алу турындагы карарны элек Рөстәм Миңнеханов кабул иткән иде.