Әлмәттә "Юл һәм мин - тугры дуслар!" балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернатында 5-7 нче сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсына йомгак ясалды.

Жюри хөкеменә тәкъдим ителгән эшләр арасында иң яхшылары билгеләп үтелде, иҗади эшләрне бизәү буенча тәкъдимнәр бирелде. Балалар белән профилактик әңгәмә уздырдылар, "Кышкы куркынычсызлык" фильмын күрсәттеләр, җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International