ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2025 ел
шимбә

Бүген «Нефтьче» мәдәният йортында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов махсус хәрби операциядә катнашучылар, ветераннар, һәлак булган сугышчыларның әтиләре белән очрашты. Әңгәмә җылы, иркен шартларда, бер чынаяк чәй эчеп узды.

Чын спорт бәйрәме Бүген Әлмәттә - Экстрим парк территориясендә кар машиналарында һәм сноубайкаларда кросс буенча Россия кубогына ярышларны ачу тантанасы булды.

Яңа Кәшер авылына бүген төрле дисциплиналарда үз көчләрен һәм осталыкларын күрсәтү өчен барлык авыл җирлекләреннән халык җыелды.


21
февраль, 2025 ел
җомга

Бүген Халыкара туган тел көнендә беренче маршрут буенча хәрәкәт итүче 32 нче троллейбуста театр артистлары «шагыйрь сүзе» проекты кысаларында җәмәгать транспорты пассажирларын чираттагы тапкыр чыгышлары белән сөендерделәр. Алар шигырьләр укыдылар туган тел, мәхәббәт, гаилә һәм мәңгелек кыйммәтләр турында әлмәтлеләр белән бергә җырладылар.

Быелдан башлап ана капиталы акчаларыннан йортны (йортның яисә блокланган төзелеш йортының бер өлешен) сатып алуга сертификат хуҗалары торакның яшәү өчен яраклы дип танылуы һәм торак урынга куела торган таләпләргә туры килүе турында бәяләмә булганда гына файдалана алалар. Мондый документны торак инспекциясе, Роспотребнадзор һәм башка ведомстволар вәкилләре кергән ведомствоара комиссияләр бирә. Аларның бурычларына бинаның кирәкле таләпләргә һәм нормаларга туры килүен бәяләү керә. Мәсәлән, төзелеш конструкцияләренең техник торышы, гадәттән тыш хәл вакытында эвакуацияләү мөмкинлекләре һәм башка характеристикалар буенча.

Ярышларда катнашучылар арасында - Ростислав Бурмин,бүген 9 яшен тутырган иң яшь спортчы!

Иртәгә, 22 февральдә, экстрим-паркта кар машиналарында һәм сноубайкаларда кросс буенча күптән көтелгән Россия Кубогы узачак — Әлмәт өчен инде традициягә әверелгән вакыйга! Ул илнең төрле почмакларыннан спортчыларны җыя.

Иртәгә, 22 февральдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Башлыча явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр, көндез урыны белән тизлеге 13 метрга кадәр җитә.

Бүген Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркында Ватанны саклаучылар көне алдыннан Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшүчеләрне искә алу һәм хөрмәт йөзеннән чәчәкләр салу тантанасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International