Чын спорт бәйрәме Бүген Әлмәттә - Экстрим парк территориясендә кар машиналарында һәм сноубайкаларда кросс буенча Россия кубогына ярышларны ачу тантанасы булды.
Тамашачыларны һәм катнашучыларны район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова, «Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин, Россия мотоцикл спорты федерациясе генераль секретаре Максим Краев, шәһәр Советы депутаты, «Ультиматум» спорт-техник клубы рәисе, ярышларны оештыручы Вячеслав Колотовкин сәламләде.
Салкын һава торышына карамастан, тамашачылар һәм җанатарлар җитәрлек иде!