Бүген Халыкара туган тел көнендә беренче маршрут буенча хәрәкәт итүче 32 нче троллейбуста театр артистлары «шагыйрь сүзе» проекты кысаларында җәмәгать транспорты пассажирларын чираттагы тапкыр чыгышлары белән сөендерделәр. Алар шигырьләр укыдылар туган тел, мәхәббәт, гаилә һәм мәңгелек кыйммәтләр турында әлмәтлеләр белән бергә җырладылар.