Иртәгә, 22 февральдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Башлыча явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр, көндез урыны белән тизлеге 13 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -19..-21, аязганда -25 кадәр..-28˚. Көндез максималь температура -10..-13˚.
Юлларда бозлавык.