Иртәгә, 13 мартта, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Яңгыр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, көнбатышка күчеп, секундына 6-11 м, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
15 мартта 08.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Әминов урамындагы 6 нчы йортта урнашкан гомуми практика табибы офисы бинасында халык өчен диспансеризация оештырылды, анда һәркем үз сәламәтлеген бушлай тикшерә, йогышлы булмаган хроник авырулар барлыкка килү куркынычы факторлары турында белә алачак.
МСП.РФ Федераль цифрлы платформасы администраторы «Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация» АҖ (алга таба – КУЭ Корпорациясе) тарафыннан «360°» хокукый ярдәм сервисы төзелде (https://мсп.рф/services/360/).
Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе гомуми белем бирү учреждениеләрен район территорияләренә беркетү турында яңа боерык раслады.
Сезнең кайчан да булса юл билгеләренең ничек ясалуы турында уйланганыгыз бармы? Бүген район башлыгы матбугат хезмәте «ГУАД» АҖ асфальт-бетон заводында урнашкан юл билгеләре ясау цехында булды.
Медальләр тапшыру җылы котлау сүзләре, сәламәтлек һәм озын гомер теләүләр белән үрелеп бара. Һәр ветеран-ул тере тарих, ул дәһшәтле еллар, газаплар һәм җиңүләр, чын патриотизм турында хәтер йөртүче.
57 нче «Соловушка» балалар бакчасында Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча «Яшь мастер-2025» чемпионатының муниципаль этабы узды!
Әлмәттә күпфатирлы йортларның түбәләрен көн саен кардан һәм боздан чистарталар.
2025 ел башыннан Әлмәт районында муниципаль контракт кысаларында 56 хуҗасыз эт тотылган. Хәзерге вакытта эшләр дәвам итә.
Теркәлү 2025 елның 30 мартына кадәр ачык. Сайлап алу конкурс нигезендә уза һәм берничә этаптан тора.